Табиб-диетолог яман шештән саклый торган ризыкны атаган
Моннан тыш әлеге продукт атеросклероздан да ярдәм итә икән.
Шампиньон гөмбәсе яман чирне кисәтә. Табиб-диетолог Елена Соломатина тапшыруда шул хакта сөйләгән. Моннан тыш әлеге гөмбә атеросклероздан да ярдәм итә икән.
Шампиньонда клетчатка күп. Ул исә, үз чиратында, организмнан артык шикәрне, холестеринны чыгарырга ярдәм итә”, – ди табиб. Шампиньон селен, бакыр, В төркеме витаминнарына да бай.
“Организмга селен җитмәсә, калкансыман биздә проблемалар башлана, аның эшчәнлеге акрыная һәм гипотиреоз башлана. Бакыр — тәннең сыйфатлы булуы өчен җавап бирә. В төркемендәге витаминнар метаболизм процессларын яхшырта”, – ди табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа