Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб грипп һәм ковидның микст-инфекциясеннән саклану турында сөйләде

Табиб сүзләренчә, микст-инфекция барлыкка килү халыкның ковидка каршы прививкасы актив, ә гриппка каршы аз ясатуы белән бәйле

Катлаулылык дәрәҗәсе буенча гриппның һәм ковидның микст-инфекциясе гадәти коронавируска яки гадәти гриппка караганда күпкә авыррак уза. Чаллы шәһәренең баш санитар табибы Илгизәр Бариев эпидемия сезонында грипп һәм коронавирусның микст-инфекциясеннән саклану турында сөйләде.

Табиб сүзләренчә, микст-инфекция барлыкка килү халыкның ковидка каршы прививкасы актив, ә гриппка каршы аз ясатуы белән бәйле. Шуңа күрә кешеләрдә гриппның кайбер штаммнары буенча иммунитет ахырга кадәр өлгереп җитмәгән.

«Коронавирус вакытында күпчелек кешенең иммунитетына зыян килде һәм бу башка инфекцияләр барлыкка килүгә мөмкинлек бирде», – дип аңлатты Илгизәр Бариев катнаш инфекция барлыкка килү сәбәбен. 

Бу миксттан котылу өчен табиб гриппка һәм коронавируска каршы прививка ясатудан тыш, пневмококктан да вакцина ясатырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса