Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб коронавирус вакытында үпкәдә «тишекләр» барлыкка килүе хакында кисәтте

Алар күбесенчә эчкечеләрдә, трофик тайпылышлар күзәтелгән пациентларда, шулай ук начар тукланучы кешеләрдә ачыклана.

Коронавирус инфекциясе үпкәнең стеналарында «тишекләр» барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта ura.ru агентлыгы табиб-пульмонолог Сергей Пурясевка сылтама белән хәбәр итә.

Белгеч искәрткәнчә, тишек яки куышлык — үлекләгән урын ул. Бу канның агулануына китерергә мөмкин.

Үлекләгән урынны чистарту өчен бары тик антибиотиклар, бронхоскопия белән генә дәваланырга кирәк. Аны хирургия юлы белән дәвалавы кыен, чөнки тегәргә ярамый», — диде табиб.

Аның сүзләренчә, мондый тишекләр күбесенчә эчкечеләрдә, трофик тайпылышлар күзәтелгән пациентларда, шулай ук начар тукланучы кешеләрдә ачыклана.

Әмма мондый очраклар да була: агрессив инфекция „очып“ килеп, сау-сәламәт кешеләр багана кебек авып төшәргә дә мөмкин», — дип өстәде Пурясев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса