Табиб коронавирусны җәйге вируслардан аерырга өйрәтте
Сәламәтлекне саклау

Табиб коронавирусны җәйге вируслардан аерырга өйрәтте

Россиянең көньяк төбәкләреннән кайтучы туристлар өйләренә төрле вируслар, шул исәптән коронавирус та алып кайта ала, дип кисәтте табиб-инфекционист, вакцинолог Евгений Тимаков.

«Җәй көне көньяктан төрле авырулар кайта. Бу - энтеровирус, ротавирус, норовирус. Әгәр эчәк авыруы симптомнарына ютәл, төчкерү, тамак авыруы да өстәлә икән, бу коронавирусның омикрон штаммы булырга мөмкин. Бу очракта ПЦР-тест тапшырырга кирәк», - диде инфекционист.

«ПЦР-тест коронавирус авыруын ачыкларга ярдәм итәчәк. Анализны оператив рәвештә ясарга кирәк. Бу табибларга авыруны ничек дәваларга һәм авыру белән контактка кергән кешеләрне ничек дәваларга кирәклеген күрсәтәчәк», - дип аңлатты Евгений Тимаков Sputnik радиосына биргән интервьюсында.