Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиб йөрәк авырулары булганда ашау тыела торган ризыкларны атады

Диетолог һәм эндокринолог Анна Коновалова йөрәк авырулары булган кешеләргә рационнан артык майлы, трансжирлы — майландырылган һәм шикәр булган продуктларны төшереп калдырырга киңәш итә.

Беренче чиратта ит һәм кош итенең майлы сортларыннан, майлы сөт ризыкларыннан, тирән эшкәртү узган продуктлардан баш тартырга кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рационга майлы ризыкларны тәүлеклек калория рационының 10 процентына кадәр, трансжирларны 1 проценткака кадәр кертергә тәкъдим итә», — дип хәбәр итте белгеч.

Ул кулланыла торган тоз күләмен дә (тәүлегенә биш граммнан да артык түгел) күзәтеп торырга кирәк, дип өстәде. Баллы продуктларны шулай ук тәүлеклек калориянең 5-10 процентына кадәр киметергә кирәк. «Аларга шикәр генә түгел, бал, кайнатма, джем, сироплар, концентрацияләнгән соклар да керә», — диде Коновалова.

Аның сүзләренчә, йөрәге авырткан кешеләргә менюга көненә 500 граммнан да ким булмаган яшелчә һәм җиләк-җимеш, ярмалар, аз майлылыктагы сөт продуктлары, ит һәм кош ите, чикләвек кертергә кирәк. Рационда атнага кимендә ике-өч тапкыр балык һәм диңгез продуктлары булырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X