Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Табиблар җәяү йөрү ярдәмендә вакытыннан алда үлүдән котылып булуы хакында сөйләде

2005-2006 елларда үткәрелгән экспериментта 38 яшьтән 50 яшькә кадәрге ике меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан.

Көн саен җиде мең адым ясап, кеше теләсә нинди сәбәптән вафат булу куркынычын киметә. JAMA Network Open фәнни журналында дөнья күргән, Массачусетс технология институтыннан доктор Аманда Палуч җитәкчелегендәге белгечләрнең тикшеренү нәтиҗәләре шуны раслый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперимент 2005-2006 елларда үткәрелгән. Анда тән тиресе төрле булган 38 яшьтән 50 яшькә кадәрге ике меңнән артык ир-ат һәм хатын-кыз катнашкан. Бер ел дәвамында алар ботларында үтелгән адымнар санын исәпли торган акселератор йөрткән. Галимнәр 2018 елга кадәр сынауда катнашучылар арасында үлем очраклары турында мәгълүматлар җыйган һәм аларга анализ ясаган.

Экспертлар сынауда катнашучыларны өч төркемгә бүлгән. Беренчесенә адымнар саны көненә җиде меңгә тулмаган кешеләр кергән. Ун меңгә якын адым ясаучылар – икенче, аннан да арттырганнары өченче төркемгә эләккән.

Моннан тыш, катнашучыларның яше, кайсы расага каравы, белеме, зыянлы гадәтләре, диета тоту-тотмавы, кәефе һ.б. факторлар да исәпкә алынган.

Нәтиҗәдә, көненә җиде мең адым ясаган кешеләр арасында теләсә нинди сәбәптән вафат булу куркынычы алардан кимрәк ара үтүчеләргә караганда 50-70 процентка кимрәк булуы ачыкланган. Моңа адымнарның интенсивлыгы түгел, нәкъ менә исәбе йогынты ясаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса