Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Татарстан медицина учреждениеләренә килүчеләрнең температураларын үлчи башлыйлар

Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүгенге көннән башлап Татарстанның барлык медицина учреждениеләренә кергәндә кешеләрнең температураларын үлчәячәкләр.

Мондый карар соңгы атналарда республикада яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту сәбәпле кабул ителде.

Сәламәтлек саклау министрлыгында медицина учреждениеләре хезмәткәрләренә битлек киеп йөрү зарурлыгын искә төшерделәр. Медицина учреждениеләренә килүчеләргә һәм пациентларга да битлек кияргә кирәк.

Медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең тән температурасын тикшерү дәвам ителәчәк. Югары температуралы кешеләр эшкә кертелми.

Стационарга йөрүчеләр һәм авыру туганнарының хәлен белергә килүчеләрнең дә температураларын тикшерәчәкләр. Авыру янына килүчеләр саны чикләнгән», – дип аңлаттылар министрлыкта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса