Сәламәтлекне саклау

Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны бер атнада 44 процентка арткан

Бу хакта ТР Роспотребнадзор матбугат хезмәте хәбәр итә

10-16 ноябрьдә Татарстанда 8982 кеше грипп һәм ОРВИ белән авырган. Бу узган атна белән чагыштырганда 44 процентка күбрәк, ләкин эпидемиологик чиктән 35 процентка арткан.

Иң күп авыручылар саны 7-14 яшьлек мәктәп укучылары арасында теркәлгән. Алар 85 процентка арткан. Моның сәбәбе – һава температурасы түбәнәю һәм балалар каникулдан мәктәпләргә кайту.

Әлегә күбрәк грипп түгел, ә гади салкын тиюгә китерә торган вируслар йөри.