Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Көектә амбулатория төзелеше барышын бәяләде

Бу хакта ведомствоның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Республиканың сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Питрәч районы Көек авылында табиб амбулаториясе төзелешенең барышын бәяләде. 

Яңа дәвалау амбулаториясе медицина ярдәме күрсәтүнең һәркем өчен мөмкин булуын һәм сыйфатын яхшыртырга тиеш. Уртача алганда, ул сменага 100 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Проектны федераль һәм республика бюджетлары тарафыннан «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Мәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында финанслау планлаштырыла.

1 734, 5 кв. м. мәйданлы бинада хәзерге вакытта булачак фундаментка субайлар кагу, грунт җәю, подбетонка, ярдәмче корылма урнаштыру эшләре алып барыла. Тулаем алганда, проектның бәясе 204 538, 8 мең сум дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса