Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • «Царево» торак комплексы территориясендә яңа табиб амбулаториясе эшли башлады

    Медучреждениедә халыкка 2 терапевт, 2 педиатр, шәфкать туташлары һәм акушер хезмәт күрсәтәчәк.

    Бина 2 өлешкә бүленгән, берсе балалар, икенчесе олылар өчен билгеләнгән. Амбулаториягә килүчеләргә уңайлы булсын өчен күрсәткечләр
    язылган табличкалар эленгән. Хәзерге вакытта офиста 2700 пациент беркетелгән. Элек халык блок-модуль тибындагы зур булмаган табиблык  амбулаториясенә йөргән.

    Яңа бина иркенрәк, монда кабинетлар да күп. Элек урын җитми иде, хәтта регистратура да юк иде. Хәзер ул бар
    һәм кеше регистраторга кирәкле мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә, кабул итүгә языла ала, - дип билгеләп үтә участок табибы Венера Тимеркаева.

    Үз чиратында, җирле халык та канәгать.

    Мондый медицина учреждениесе ачылуга без бик шат. Чөнки Царевода бик күп кеше яши. Безнең сәламәтлегебез турында шулай кайгыртканнары өчен җитәкчелеккә рәхмәт, - диде Алия Сәлахиева.

    Медперсонал санын һәм объектның мәйданын арттыру көненә 100 кешене кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк.

    Безнең бистә шактый зур. Биредә булган табиблык амбулаториясе кечкенә иде. Кабинетлар да әз һәм зур чират иде. Хәзерге шартлардан барысы да канәгать булыр дип өметләнәбез, - диде Лилия Гатауллина.

    Сәламәтлек саклау объекты «ТР медицинасанитария ярдәмен камилләштерү» республика программасы ярдәмендә барлыкка килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: