Бу хакта район хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Питрәч районында бу елның икенче кварталында гомуми практика табибы офисын ачу планлаштырылган. Яңа объект Шигали авыл җирлегендә — «Царево» торак комплексында барлыкка киләчәк.
Гомуми практика табибы офисы төзелеше узган ел башланган иде, аның мәйданы 519 квадрат метр тәшкил итә. Контракт суммасы - 34 млн. сум.

Объект тулысынча файдалануга әзер. Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсенә милек хокукын, шулай ук табиблык эшчәнлеген алып баруга лицензияне рәсмиләштерү процесслары бара. Юл картасы төзелде. Ачылу якынча май аена планлаштырылган", - дип ачыклык кертте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Яңа медицина учреждениесе бу торак комплекстагы бердәнбер ФАПка карата йөкләнешне киметәчәк. Кабул итүне ике гомуми практика табибы алып барачак.