Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футбол – мавыктыргыч уен

Авыл яшьләре арасында мини-футбол буенча район беренчелегенең башлангыч этабы дәвам итә. Бу атнада дүртенче тур уеннары узды.

Турның иң кызыктыргыч матчы лидерлар - узган сезон чемпионы «Виктория» (Питрәч) һәм кышкы беренчелек чемпионы «Аякс» (Ленино-Кокушкино) арасында булды.
Уен мавыктыргыч булды. Ул җанатарларны да, футболчыларны да киеренкелектә тотты. Икенче минутта ук ленинококушкинолылар исәпне ачты. Бу «Виктория» капкасына кергән беренче гол иде. Тик тиздән алар исәпне тигезли алды - 1:1. Аннары «Аякс» кабат алга чыкты, әмма икенче таймда питрәчлеләр рәттән ике туп кертте һәм уенны 3:2 исәбенә алып барды. Соңгы минутлар «Аякс» һөҗүмендә узды һәм уен азагына берничә секунд кала алар исәпне тигезли алды – 3:3. Лидерлар очколарны үзара бүлештеләр.
Моннан «Барса» файдаланды. Ул «Арсенал»ны 5:2 исәбе белән отты һәм 12 очко җыеп, лидерлыкка чыкты. Икенче урында «Виктория» - 10 очко. Өченче урында «Аякс» - 7 очко, ул бары өч кенә уен уздырды.
Турнир таблицасын 0 очко туплаган «Френдшип» һәм «Спортинг» йомгаклый, шул ук вакытта «Спортинг» көндәшләренең капкасына әле бер туп та кертмәде!
Калган уеннар алдагы нәтиҗәләргә китерде: «МанСити» - «Френдшип» - 3:1, «Аврора» - «Арсенал» - 3:2, «ТатХод» - «Олимп» - 1:4, «Атлетико» - «Легион» - 1:3, «Стар» - «Барса» - 1:2, «МанСити» - «Спортинг» - 8:0.
Бомбардирлар исемлеген Артем Утяганов җитәкли, ул гол+пас системасы буенча 21 балл җыйды. (14+7).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса