Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районы спорт яңалыклары

Хоккей, тхэквондо һәм волейбол турында

Хоккей. Җиңү һәм җиңелүләр

Түбән Камада 2010 елгы яшүсмерләр арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә икенче тур уеннары узды.
Питрәч хоккейчылары «Чаллы» командасын 2:1 һәм хуҗалар - «Нефтехимик»ны 5:4 (буллитлар буенча) исәбенә отты, «Сокол» (Новочебоксарск) командасына 0:6 исәбенә оттырды.
«Пестрецы-2006» командасы Татарстан беренчелегендә рәттән икенче тапкыр җиңелде. Бу юлы алар үз бозларында «Ягуар» командасына 2:9 исәбе белән оттырды.


Тхэквондо. Питрәчлеләрдә сигез медаль

Яр Чаллы шәһәрендә «Алтын көз – 2021» традицион ачык республика турниры булып узды. Анда Питрәч спорт мәктәбенең җыелма командасы (тренеры Рөстәм Холмирзаев) катнашты.
Безнең биш яшь спортчы ярышларда алтын медальләр яулады. Пьедесталның югары баскычына Алсу һәм Илгиз Рысаевлар, Азамат Шәмсетдинов, Арсен Лягушкин, Арсений Сорокин күтәрелде. Икенче урында - Сардор Муминов, өченчедә - Бехруз Муминов, Рафаэль Сираев һәм Савелий Хмылев.


Волейбол. Җиңелүсез кулайлар гына

Авыл яшьләре арасында район беренчелегенә дүртенче тур уеннары узды, анда 10 команда катнаша.
Соңгы тур уеннары түбәндәге нәтиҗәләр китерде: «Олимп» - «Легион» - 2:1, «Богородск» - «Конь» - 2:0, «Кобяково» - «Феникас» - 2:0, «Кулаево» - «Иске Шигали» - 2:0, «Янцевары» - «Шәле» - 2: 0.
Район чемпионатында өч команда - «Кулаево», «Богородск» һәм «Янцевары» командалары алда бара - алар 10ар очкога ия. Шул ук вакытта колайлылар әлегә бер тапкыр да җиңелмәгән бердәнбер команда булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше