Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәч районының спорт яңалыклары

Хоккей, волейбол һәм футзал турында

Хоккей. Уңыш елмаймады

Безнең хоккейчылар зур ярышларда катнашалар.
Идел буе федераль округы беренчелеге кысаларында «Пестрецы-2006» командасы Самарада җирле «Комета» командасы белән чираттагы уеннар үткәрде һәм ике матчта да оттырды - 3:4 һәм 1:4.
Саратов өлкәсенең Балаково шәһәрендә Идел буе федераль округы беренчелегенең өченче этабы узды. Питрәчлеләр «Кристалл»ны (Балаково) – 5:1, «Сарматы»ны (Оренбург) – 10:2 исәбенә җиңде һәм Тольяттидан «Волгарь»га 0:2 исәбенә оттырды.
2011 елгы малайлар арасында ТР Хоккей федерациясе призына үткәрелгән икенче этап уеннары Мамадышта узды. Питрәчлеләр бер генә уенны отты - матчтан соң буллитлар сериясендә алар «Тимерхан»ны (Байлар Сабасы) 6:5 исәбе белән җиңде. Аннары «Атлант» (Арча) – 0:4, «Ак барс-12» (Казан) – 1:6 һәм «Олимп» (Мамадыш) – 1:6 исәбенә оттырды.


Волейбол. «Виктория» - беренче чемпион

Авыл яшьләре арасында район беренчелегенең 15 тур уеннары узды. Лидерлар шактый җиңел җиңүгә ирештеләр.
«Виктория» «Янцевары»ны 2:0 исәбенә отты һәм 36 очко җыеп, район чемпионы булды.
«Олимп» «Юнион»ны 2:0 исәбенә отты, аның 33 очкосы бар. Әмма бу команда барлык 16 уенны да  үткәрде һәм лидерны куып тота алмый.
«Легион» (Шәле) һәм «Богородский» арасында уен бик киеренке узды. Командалар өченче урын өчен көрәш алып баралар. 2:1 исәбе белән шәлелеләр җиңүгә иреште һәм 30 очко җыйдылар. «Богородский»ның әлегә 27 очкосы бар.
Тагын бер матчта «Кулаево» «Спортинг»ны 2:0 исәбенә отты.
Соңгы тур уеннары бу якшәмбедә, 31 гыйнварда узачак.


Футзал. Экваторны уздылар

Футбол буенча район беренчелегенең иң кызган чагы. Командалар 13 тур уеннары үткәрделәр. Димәк, беренче әйләнеш тәмамланды.
Беренче әйләнештә ышанычлы алда барган «ТатХод» аутсайдерларының берсе «Дормунд»ка 1:3 исәбенә оттырды, аннары «Арсенал»ны 6:2 исәбенә отты. «Аякс» башта «Спортинг»ны тар-мар итте - 14:1, аннары «Арсенал»ны 3:1 исәбенә отты.
Калган уеннар түбәндәге нәтиҗәләргә китерде: «Дормунд» - «Фортуна» - 3:4, «Атлетико» - «Легион» - 4:5, «Аврора» - «Барса» - 3:9, «Фрейндшип» - «Стар» - 1:9, «МанСити» - «Олимп» - 1:5.
Беренче әйләнештән соң турнир таблицасы түбәндәгечә: 1. «ТатХод» - 34 очко; 2. «Аякс» - 33 очко; 3. «Легион» - 30 очко; 4. «Барса» - 28; 5. «Олимп» - 25; 6. «Аврора» - 21; 7. «МанСити» - 21; 8. «Стар» - 20; 9. «Атлетико» - 16; 10. «Фортуна» - 12; 11. «Дормунд» - 11; 12. «Арсенал» - 10; 13. «Фрейндшип» - 7; 14. «Спортинг» - 0.
Гол+пас системасы буенча турнирның иң яхшы бомбардирлары исемлегендә: Алексей  Ивановский («Стар») - 43 балл (23+20), Сергей Одинцов («Атлетико») – 42 (31+11), Инсаф Зәйнетдинов («Легион») - 41 (31+10), Ирек Әхмәтҗанов («Аякс») – 41 (20+21).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше