Шәлегә көрәш карарга килегез
Спорт

Шәлегә көрәш карарга килегез

4 ноябрьдә Шәле мәдәният йорты спорт залында танылган якташыбыз Фәйзерахман Сафин бүләкләренә милли көрәш буенча традицион ачык турнир узачак.

Келәмгә 2000-2002 елгы яшүсмерләр чыгачак, алар биш авырлык һәм ир-атлар (дүрт авырлык категориясендә) категориясендә көрәшәчәк.

Спорт яратучыларны районның иң яхшы һәм иң көчле көрәшчеләре өчен җанатарга чакырабыз.

Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана.