Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Зур җиңүләр алда әле

Дөнья күләмендәге ярышларда катнашкан спортчыларыбыз өчен узган сезон уңышлы булды дип санарга була. Алга таба да алардан матур җиңүләр көтәбез. Сезонны районның иң яшь көрәшчеләре һәм шулай ук кечкенә ракетка осталары башлап җибәрде.

ӨСТӘЛ ТЕННИСЫ. ПИТРӘЧЛЕЛӘР АЛДЫНГЫЛЫКНЫ БИРМӘДЕ

Беренче мәктәпнең спорт залында безнең район хакимияте башлыгы Илһам Кашапов призына өстәл теннисы буенча ачык Раштуа турниры булып үтте. Ярышларда районның ун мәктәбеннән командалар, шулай ук хатын-кызлар һәм ир-атлар катнашты. Илһам Миңнеханович үзе дә ярыш барышын күзәтте, ул питрәчлеләрнең осталыгына уңай бәя бирде. Безнең кечкенә ракетка осталары республика ярышларында даими катнашып, призлы урыннар яулыйлар. Беренче мәктәп укучысы Семен Совин - республиканың иң көчле яшь теннисчыларының берсе. Биредә дә Семен егетләр арасында җиңү яулады, Никита Одинцов (икесе дә беренче мәктәптән) икенче урын алды. Кызлар арасында шулай ук беренче мәктәп укучысы Анна Сидорова җиңү яулады, икенче мәктәптән Виктория Кузнецова – икенче, өченче урынны Лилия Исмуллина (Иске Шигали) алды. Гомумкоманда зачетында беренче урында – беренче мәктәп, икенчедә – икенче мәктәп, өченчедә - Иске Шигали.
Олылар арасында барлык призлы урыннарны питрәчлеләр алды. Хатын-кызлар арасында Анна Парфенова - җиңүче, Айгөл Зимурова - икенче, Альбина Арсентьева өченче булды. Сергей Одинцов ир-атлар арасында җиңүче булды, Николай Бызов - икенче, Олег Кузнецов өченче урынны алды.


ФУТЗАЛ. БЕЗНЕКЕЛӘР - ИКЕНЧЕ

Шәмәрдәндә (Саба районы) яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча яңа ел турнирлары узды. Безнең командалар бу ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар, икенче урыннар алдылар. Кече яшьтәге малайлар финалда Кукмарадан яшьтәшләренә 1:2 исәбенә оттырды һәм икенче булды. Олырак яшүсмерләр арасында төп финалга өч команда чыкты. Питрәчлеләр башта Теләче командасын 2:0 исәбе белән җиңде, ә хәлиткеч матчта сабалыларга 1:3 исәбенә оттырды.

МИЛЛИ КӨРӘШ. КЕЛӘМДӘ ИҢ ЯШЬ БАТЫРЛАР

Танк гаскәрләренең офицеры Мөнир Сөнгатуллин истәлегенә багышланган көрәш буенча бишенче ачык турнир булып узды.Турнирга бик күп күренекле көрәшчеләребез, тренерлар, Мөнирнең дуслары, сыйныфташлары, туганнары һәм әти-әнисе килгән иде. Ярышта катнашучылар һәм оештыручылар Мөнир Сөнгатуллинны искә алдылар, әти-әнисенә истәлекле бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
Тантаналы ачылыштан соң иң яшь көрәшчеләр арасында мавыктыргыч ярышлар башланды. Алар арасында иң яшьләре - җиде, сигез яшьлек малайлар. Ә келәмгә беренче булып икенче мәктәп, Ленино-Кокушкино, Шәле, Казан, Теләче укучылары чыкты.
Вадим Медведев көрәш һәм шул ук вакытта хоккей белән дә шөгыльләнә. Ике төрдә дә уңышлары бар. "Пестрецы-2010” хоккей командасы белән бергә Мәскәүгә Халыкара турнирга да барды, анда аларның командасы мактаулы дүртенче урынны алды.
- Улым спорт белән шөгыльләнергә тели икән, без шат кына, - ди яшь спортчының әтисе Григорий. - Мин үзем дә көрәш белән шөгыльләнәм, абыйсы Владимир да район җыелма командасы әгъзасы иде. Болар барысы да спортка булган мәхәббәт безгә әтисеннән, Михаил Петровичтан килде, ул да көрәш белән шөгыльләнде. Бездә көрәшчеләр династиясе дияргә була.
Сүз уңаеннан, Вадим 2010-2011 елгы иң яшь көрәшчеләр арасында көрәште һәм турнирда икенче урынны алды, анда Мөнирнең бертуганының улы  Рияз Сөнгатуллин җиңүче булды.
Турнирда барлыгы өч яшь категориясендәге көрәшчеләр көч сынашты. Олырак яшүсмерләр арасында җиңүчеләр: Инсаф Бәдертдинов (50 килограммга кадәр), Айрат Әхтәмов (65 килограммга кадәр), Ислам Шәйдуллин (65 килограммнан артык, өчесе дә Казаннан) һәм Илназ Сираев (58 килограммга кадәр, Шәле).
2007-2009 елгы яшүсмерләр арасында беренче урынны Ибраһим Хәйретдинов (30 килограммга кадәр, Теләче), Ранель Саниәхмәтов (35 килограммга кадәр, Ленино-Кокушкино), Мөхәммәдали Абдурәфиев (42 килограммга кадәр), Ислам Тимергалиев (42 килограммнан артык, икесе дә беренче мәктәптән) алды.
Барлык җиңүчеләргә дә спонсорлар грамоталар, Мөнир сурәте төшерелгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.  Ә менә төп бүләк, велосипед үз хуҗасын көтә, аны быел яз республика ярышларында иң яхшы нәтиҗә күрсәтәчәк районның яшь көрәшчеләренең берсенә бүләк итәргә карар кылдылар. Димәк, стимул бар.
- Без бу турнирга ярышларны карарга гына түгел, ә үз оныкларыбызны да алып килдек, алар бу турнирда бик теләп катнашалар. Турнир бик яхшы оештырылган, балаларга чын спорт бәйрәме оештыручыларга рәхмәтлебез. Ә келәмдә яшь көрәшчеләр арасында бил алышлар һәрвакыт кызык уза, -  дип фикерләре белән уртаклашты Шәледән Харис Газимов һәм Равил Сафин.

Мансур Мәхмүтович һәм Мөнирнең олы абыйсы Марсель үзләренең дусларына спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен, спорт мәктәбенә турнирны оештырган өчен , ә яшь спортчыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр.

Фоторепортаж: http://pestrecy-rt.ru/photo/milli-korsh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Сәламәт яшәү рәвеше