Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Габдулла Тукай безнең күңелләрдә

2016 ел - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулган ел. Әлеге истәлекле датаны бәйрәм итү алдыннан, уку йортлары, оешма һәм учреждениеләр тарафыннан районда тематик кичәләр, очрашулар, концертлар һәм башка чаралар уза. Шул уңайдан, балалар шәһәрчегендә дә шигърият бәйрәме булып узды.

Балалар шәһәрчеге территориясенә район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәбеннән, коррекцион мәктәп-интернатыннан укытучылар һәм укучылар, шулай ук бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр дә җыелды.

Район китапханәләр системасы башлыгы Земфира Әхмәтшина һәркемгә кичәне күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде. Шул арада сәхнәдән бераз читтәрәк асфальтта рәсемнәр конкурсы башланды.

- Мин Тукай әкияте герое - Су Анасын ясадым, - диде Питрәч 1 нче мәктәбеннән 9 яшьлек Лиана Хисамиева. - Миңа бу әкият бик ошый.

Чыннан да, күп кенә балалар самолет һәм кояш кына ясап калмады, ә бөек шагыйрьнең әкият геройлары - Су Анасы, Шүрәле һәм башкаларны да ясады.

1 нче һәм 2 нче мәктәп укучылары сәхнәдә татар һәм рус телләрендә сөйләгән шигырьләрен тамашачылар рәхәтләнеп тыңлады. Шуны әйтергә кирәк, алар үзәк китапханә фойесында узган "Тукай әсәрләрен укыйм" конкурсында катнашучылар иде.

"Җәүһәр" татар фольклор ансамбле үзләренең җырлары белән һәркемне куандырды.

Чыгышлар вакытында, тамашачылар арасында Тукайның әкият геройлары - Су Анасы, Сарык һәм Кәҗә, Шүрәлене күрергә була иде. Алар барлык теләүчеләргә дә, камерага татар шагыйренең берәр шигырен сөйләргә тәкъдим иттеләр. Һәм шул ук кичтә әлеге видео-язманы социаль челтәрләрнең берсендә күрергә мөмкин иде. Теләк белдерүчеләр күп иде, бигрәк тә балалар арасында. Әлбәттә, хәзерге балаларның бөек шагыйребез шигырьләрен яттан белүе һәм яратып сөйләве бик шатландыра. Бүләккә алар Габдулла Тукай шигырьләре тупланган китапны һәм шар алдылар.

- Бүген салкын булса да, мин барыбер бәйрәмгә килдем, - дип хисләре белән уртаклашты 1 нче мәктәпнең өченче сыйныф укучысы Алиса Харитонова. - Мин Тукайның шигырьләрен бик тә яратам.

Ачык кызыл төстәге футболкалар кигән мәктәп укучылары кояш нурлары рәвешендә тезелеп басып, кулларына "Тукайга 130 яшь" дип язылган плакатлар тотып, флеш-моб үткәрде.

Ул арада сәхнәдә кичәнең төп вакыйгасы - район үзәгенең 1 нче һәм 2 нче мәктәп укучылары арасында әдәби баттл башланды. Ике команда үзләренең визиткаларын, музыкаль номерларын тәкъдим иттеләр һәм шулай ук, интеллектуаль конкурсларда ярыштылар. Конкурс ярдәмендә алар кече Ватан, Габдулла Тукай яшәгән һәм тәрбияләнгән урыннар, аның әсәрләре турында күп нәрсә белде. Барлык катнашучы да бүләк алды.

- Безнең командада 9, 8, 6 һәм хәтта 3 нче сыйныф укучылары да катнаша, - ди 2 нче мәктәпнең педагог-оештыручысы Алена Иванова. - Команданы укытучылар тәкъдимнәре буенча төрле сыйныфлардан җыйдык. Бергә иҗади номерлар әзерләдек. Алар булдырды, безне уңайсыз хәлдә калдырмадылар. Без алар белән бик горурланабыз.

Минем: "Шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында шулай күп каян беләсез?" дигән соравыма, 2 нче мәктәп командасы: - Без әзерләндек, китапханәдән мәгълүмат җыйдык, Интернеттан файдаландык. Әдәби баттлда катнашу бик кызык булды, гомумән алганда, без төрле конкурсларны яратабыз һәм аларда бик теләп катнашабыз, - дип җавап кайтардылар.

Бу көнне урамда шактый салкынча булганга, чараны алып баручылар флеш-моб оештырды. Сәхнәдә татар биюе башкаручылар күренде, җыелганнар аларның хәрәкәтләрен кабатларга тиеш иде. Бу күңелле генә булмады, ә бераз җылынып алырга да булышты.

Кичә, Тукайның "И туган тел, и матур тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса