Алга
  • Рус Тат
  • Питрәчнең “Балкыш” театры иң яхшы театрлар арасында

    8 декабрьдә Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында "Идел йорт" төбәкара халык театр коллективларының ундүртенче фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

    Чакырылганнар арасында Питрәчнең "Балкыш" халык театры коллективы да бар иде. Театр фестиваль нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы театр коллективлары исәбенә керде һәм дипломга лаек булды. Ә аның режиссеры Рифат Баһауов "Иң яхшы режиссер -дебютант" номинациясендә диплом алды. Халык театры коллективы һәм режиссер дипломнардан тыш, акчалата премия сертификатына да ия булды.
    Уңышларыннан канатланган коллектив шушы араларда тагын юлга кузгала. Алар Татарстан районнары буйлап йөриячәк - Хай Вахитның "Кияүләр" музыкаль комедиясен халыкка күрсәтәчәкләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: