Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Көн темасы Газета

Район башкарма комитетында яңа җитәкче

Җомга көнне булып узган район Советы утырышының көн тәртибе бик тыгыз иде. Төп мәсьәлә, әлбәттә, район башкарма комитетына яңа җитәкче сайлау булды. Интрига соңгы минутларга кадәр, кандидатларны тәкъдим иткәнче сакланды.

Икенче утырышның көн тәртибе бик тыгыз булса да, ул иң беренче чиратта, оештыру характерын алган иде. Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар.

Иң беренче, кандидатларны депутатларга тәкъдим иткәнче, район башлыгы аппараты җитәкчесе Камил Хәйруллин катнашучыларга район башкарма комитеты җитәкчесе сайлау барышында барлык формаль процедураларның үтүен, кандидатларга тигез хокуклар бирелүе турында әйтеп китте. Конкурста катнашу өчен ике кандидатның документлары кабул ителгән иде. Болар: Марат Фәсхетдинов һәм Рәсүл Мөхәррәмов.

Утырыш барышында кандидатларның берсе Рәсүл Мөхәррәмов үзен кандидатлыктан алып атуларын сорады. Аның гаризасы депутатлар тарафыннан тулысынча канәгатьләндерелде. Соңыннан сессиядә катнашучылар каршында Марат Фәсхетдинов чыгыш ясады. Ул үзенең биографиясен сөйләде, үзе эшләргә җыенган программалар белән таныштырды.

- Мин авыл тормышы турында ишетеп кенә белмим һәм аның бөтен җаваплылыгын яхшы күзаллыйм. Эшемдә иң төп бурыч дип авыл халкының тормыш дәрәҗәсен арттыруны саныйм. Шуңа күрә дә, беренче чиратта, әлеге юнәлеш буенча эшләячәкмен. Шулай ук эшчәнлегемнең өстенлекле ягы булып агропромышленность комплексы торачак.

Соңыннан депутатлар ачык тавыш бирү ысулы белән үз тавышларын бирделәр. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Марат Фәсхетдинов бертавыштан район башкарма комитеты җитәкчесе булып сайланды. Район башлыгы аны яңа вазыйфасы белән тәбрик итте, алдагы эшләрендә уңышлар теләде һәм яңа сайланган башкарма комитеты җитәкчесе белән контракт төзеде.

Депутатлар эш барышында шулай ук 2015-2016 елларда Питрәч районы муниципаль милеген приватизацияләү планын раслау турындагы мәсьәләне карадылар (докладчы Илназ Дәүләтханов). Райондагы массакүләм физкультура һәм спорт үсеше хакында фикер алыштылар (Виктор Курмышев).

Утырыш ахырында депутатлар каршында финанс-бюджет палатасы рәисе Тәлгать Вәлиуллин 2016 елга Питрәч районы бюджеты проектын төзү һәм раслау турында чыгыш ясады.

Безнең белешмә: Фәсхетдинов Марат Хәсән улы

1974 елның 7 маенда Казанда туган. 1996 елда Казан авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган (инженер-механик, бухгалтер учеты һәм аудит буенча экономист), 2010 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен, 2012 елда МВА ("Агробизнес" эшлекле хакимиятләштерү мастеры).

Фәнни дәрәҗәсе - техник фәннәр кандидаты. Фәнни исеме - доцент. Хезмәт юлы: ассистент, өлкән укытучы, "Трактор һәм автомобильләр" һәм "Машиналар ремонты" кафедрасы доценты, "Бурундук элеваторы" ААҖ генераль директоры урынбасары, ТР Чүпрәле районы "Таң" агрофирмасы директоры, ТР Биектау районы "Инновацион технологияләр укыту үзәге" ҖЧҖ директоры, ТР Тукай районы "Кама" агрофирмасы директоры, ТР Спасс районы "Болгар Арыш" ЯАҖ генераль директоры урынбасары, 2013 елның декабреннән хәзергә кадәр "Агрофид" ҖЧҖ региональ директоры вазифасын башкарган. Гаилә хәле: өйләнгән, улы һәм кызы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса