Район үзәк китапханәсендә җирле шагыйрьләребез белән очрашу кичәсе үтте
Хәләл-хәрамдырмы якыннардан Аерып алган сәер хөррият. Әсир итте сихри ул - хөррият, Исеме аның - иҗат, шигърият. (С.Сөләйманова)
28 февраль көнне безнең Питрәч төбәгебезнең Үзәк китапханәсендә - зур бәйрәм булып узды. "Кулларыңа каләм алсаң" иҗатка тартылучылар клубы (җитәкчесе Надежда Павлова) утырышы кысаларында, "Хисләремә сафлык сарылган..." дип исемләнгән очрашу кичәсе булып узды.
Анда җирле шагыйрьләребез - "Вперед"-"Алга" район газетасының баш мөхәррире Николай Сергеевич Александров, Мария Максимова, Мәдинә Мортазина, Анастасия Долгова, Питрәч гомуми белем бирү беренче һәм икенче мәктәпләре укучылары, укытучылары катнашты.
Укучылар кичә барышында шагыйрьләребезнең шигырьләрен укып уздылар, кичәдә мәдәният йорты хезмәткәре Илнур Хәлимов гармун моңы, матур тавышы белән җыр бүләк итте. Шагыйрьләребез үзләренең иҗади юлларын, беренче иҗат җимешләренең ничек дөньяга килүләрен сөйләп үттеләр. Укучылар шагыйрьләребезгә үзләренең сорауларын да хәзерләп килгәннәр иде.
Бу очрашу шагыйрь өчен дә, укучы өчен дә үзенә күрә зур бәйрәм диясе килә. Китап - бакча, ә андагы язучылар - шул бакчаның гөлләре.
Шагыйрьләребезнең иҗатында туган җиргә мәхәббәт, дөнья иминлеге, телебезгә, хезмәткә, өлкәннәргә, гомумән, кешеләргә ихтирам һәм тирән моң сеңгән. Шагыйрь үз шигырен язганда тойган ләззәтен укучыларга яки тыңлаучыларга җиткерә алса гына бәхетле.
Кичә ахырында шагыйрьләребезгә китапханә директоры Земфира Әхмәтшина иҗади уңышлар теләп, рәхмәт йөзеннән истәлекле бүләкләр тапшырды.
Рәхмәт сезгә, мәңге шулай
Тыйнак гүзәл булып калыгыз.
Югалтмыйча күңел энҗеләрен,
Киләчәккә алып барыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа