Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сыйфатлы ризык сәламәт тормыш нигезе

Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучыларны яклау көне билгеләп үтелә. Россиядә бу көн 1994 елда билгеләп үтелгән. Шуннан бирле ул ел саен үткәрелеп килә

Ул ел саен билгеле бер девиз белән бәйрәм ителә. Аның аерым юнәлеш һәм актуаль темасы була. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең темасын Кулланучылар оешмасының Халыкара Федерациясе билгели. Быел кулланучыларның сәламәт туклануы буенча хокукларына зур игътибар бирелә.

Туклану, мәгълүм булганча, тормышыбызның нигезе булып тора. Шулай да май, шикәр һәм тозга бай ризыклар куллану һәм физик хәрәкәт булмау шикәр авыруы, йөрәк-кан тамырлары авырулары китереп чыгарырга мөмкин. Зыянлы ризыклар белән туклану үлемгә китерүче ун сәбәпнең дүртесе белән нык бәйләнгән: артык авырлык, симерү, югары кан басымы, канда югары дәрәҗәдә глюкоза, холестерин күп булу.

Бу - һәр илдә гомумхалык проблемасы булып тора. Әлеге проблеманы хәл итүдә кулланучы төп рольне үти.

Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органы хезмәткәрләре гражданнар өчен телефон буенча консультацияләр бирә. Шулай ук кулланучылар, эшмәкәрләр белән очрашулар оештыра, җирле товар җитештерүчеләрнең продукцияләрен тәмен татып карау юлы белән азыкның сыйфатын билгеләүне, базарларда кизү тору, лекцияләр, викториналар үткәрү һәм башка чаралар оештыра.

Барлык үткәрелгән чаралар кулланучыларның сәламәт туклануы буенча хокукларын яклауга юнәлдерелә.

Аеруча яшьләрнең кулланучы хокукларын белү-белмәүләренә зур игътибар ителә. Бүгенге көндә кулланучыларның продукция турындагы белем дәрәҗәләрен арттыру мөһим. Сатып алучы үзенең нинди товар сатып алуын, аның сыйфатын белергә тиеш. Шул чакта гына кулланучының сәламәт туклануын тәэмин итәргә мөмкин.

Сатып алучы сыйфатлы продуктта һәрвакыт аксым, углевод май проценты нисбәтен, аның тәүлеклек нормасы турында тулы мәгълүмат таба ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса