Алга
  • Рус Тат
  • Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгында яшь скрипкачылар ансамбле аккомпанементы һәм музыка астында өмә узды

    550
    0
    0

    Өмәдә 200гә якын кеше катнашты. Бу Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр, мәктәп коллективы һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, көллият студентлары һәм укытучылары, Яшьләр үзәге хезмәткәрләре һәм башкалар. Иртәдән, хезмәт ияләрен сөендереп, музей территориясендә музыка уйный башлады: анда безнең җирле артистлар чыгыш ясады. Бу көнне яшь рәссамнар да пленэрга чыкты. Сүз уңаеннан, бу көнне өмәдә катнашучыларның барысы да кызыл галстук такты. - Бүген "Пионерлар көне", ә без барыбыз да балачактан. Шуңа күрә бу бәйрәм турында искә төшерергә карар иттек, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: