Җирле халык үзе инициатор булды
Беренче Май бистәсендә мәчет төзелә.
Мәчет торак пунктка кергәндә үк урнашачак. Төзелеш эшләре бер ай элек башланган иде.
Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыров сүзләренчә, бина ике катлы булачак. Беренче кат ир-атлар намаз залы буларак кулланылачак, икенчесе - хатын-кызлар залы. Мәчет каршында шулай ук имам йорты булачак.
Төзелешне 2023 елның 1 маенда тәмамларга планлаштыралар.
ФОТОРЕПОРТАЖ ⬇