Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре порталында балалар өчен почта тартмалары барлыкка килде

Ведомствода искәртүләренчә, электрон почта балага өй эше алу яки белем бирү платформаларына керү өчен кирәк.

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы балалы гаиләләр өчен яңа сервис – балалар почтасы эшләтеп җибәрүе турында игълан итте. 

Хәзер 14 яшьтән кечерәк балалары булган ата-аналарның почта тартмасы булдыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Министрлыкта спам, реклама һәм кирәкмәгән контентны автомат рәвештә блокировкалау, SMS буенча керү мөмкинлеген балалар почтасының өстенлеге дип атыйлар, бу балага парольне истә калдырмаска мөмкинлек бирәчәк.

Килгән хатларны тикшерү – бик тә файдалы опция. Барлык хатлар, әгәр аларны «ак исемлеккә» өстәмәгән булсалар, иң элек «Тикшерүгә» дигән папкага эләгә, аны бары тик ата-аналар гына күрә. Ата-аналар аларны хупласа, хатларны бала да күрәчәк.

Почтаны Дәүләт хезмәтләре порталында балалар өчен шәхси сәхифә ачкан вакытта теркәргә мөмкин. Баласына әле 14 яшь тулмаган ата-аналарның шундый мөмкинлеге бар. Почта тартмасын теркәгәндә тәкъдим ителгән адресны сайларга яки үзең уйлап тапканын кулланырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса