Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илнар Хафизов район авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2022 ел нәтиҗәләре белән уртаклашты

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде

- Бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай уңышы 108 мең тонна, уртача уңыш гектардан 31,9 центнер тәшкил итә. Техник культураларның тулай җыемы – 8 мең тонна, уңдырышлылык – гектардан 14,3 центнер. 2449 тонна бәрәңге казып алынды, уңыш гектардан 258 центнер тәшкил итә. 15 гектардан 211 тонна яшелчә җыеп алынды. 14 гектар мәйданда җиләк, алма, кура җиләге, зелпе кебек күпьеллык үсентеләр утыртылды.
Терлекләрне уңышлы кышлату өчен 11,8 мең тонна печән, 42,5 мең тонна сенаж, 33,2 мең тонна силос, 9,9 мең тонна салам әзерләнде. Нидерландтан 232 баш токымлы тана кайтарылды.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен 2022 елда барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 173 миллион сумлык субсидия бүлеп бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса