Кешеләргә авырлыкларны җиңәргә булышалар
Рус Казысы авылының Благовещение чиркәвендә социаль ярдәм үзәге эшли. Анда авыр тормыш хәлендә калган төрле катлам кешеләренә ярдәм күрсәтәләр.
Рус Казысы авылындагы Изге Ана чиркәве настоятеле, иеромонах Силуан сүзләренчә, элек чиркәүдә наркотиклар кулланган кешеләр реабилитация уза торган булган. Үзәк «Ковчег» дип аталган. Бүген исә чиркәүдә социаль ярдәм үзәге эшли һәм аның эшчәнлеге киңәйде.
- Без төрле социаль категорияләрдәге кешеләргә ярдәм күрсәтәбез, аларга тормышта үз-үзләрен табарга, эшкә урнашырга, документларны яңартырга, гадәти социаль тормышка кайтырга булышабыз, - дип билгеләп үтте ул.
Үзәкнең территориясендә тимерче алачыгы, ярдәмче хуҗалык бар, анда сыерлар, сарыклар, дуңгызлар һәм башка терлек асрыйлар. Бакчада яшелчә үстерәләр.
Быел социаль ярдәм үзәге «Благовещение һөнәрләре» проекты буенча Президент гранты отты. Бу акчага пекарня төзиячәкләр, реабилитация узучыларны яңа һөнәргә өйрәтәчәкләр. Мондый эш биредә ун елдан артык үткәрелеп килә.
- Үзәк 25 кешегә исәпләнгән. Бүген анда 17 кеше, - дип сөйләде социаль ярдәм үзәге директоры Майя Шильникова. – Алар белән психологлар, белгечләр эшли, рухи дәресләр үткәрелә, хезмәт күнекмәләре үзләштерелә.
Чиркәүгә Украина кешеләре еш йөри, аларга Казан епархиясе руханилары социаль һәм рухи ярдәм күрсәтә. Узган ял көннәрендә алар Рус Казысы авылында узган «Милосердие - Казан» хезмәтенең ирекле ярдәмчеләре белән очрашуда катнаштылар. Чиркәүдә литургия узды, очрашуда катнашучыларны пироглар, пылау, квас белән сыйладылар. Балалар татлы мамык һәм попкорннан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа