Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә җәмәгать территорияләрен җыештыру дәвам итә

Районда апрель башыннан экологик ике айлык башланды.

Оешма һәм предприятие коллективлары үз эшләрен кичектереп, участокларында тәртип урнаштыралар. Алар күбесенчә төшке аштан соң җыелалар. Мәктәпкәчә учреждениеләр өчен бу иң уңайлы вакыт, чөнки ул тәрбияләнүчеләрнең көндезге йокы вакытына туры килә. Соңгы тапкыр “Каенкай” балалар бакчасында балалар мәйданчыгында эшләделәр. Җыештыруда “Звездочка” урта төркеменә йөрүче сабыйларның әти-әниләре катнашты.

– Табигатькә уянырга ярдәм итәбез. Әти-әниләрне чәршәмбе өмәсенә чакырдым, алар бик теләп ризалаштылар, моның өчен мин аларга бик рәхмәтлемен, – диде тәрбияче Наталья Павлова.

Битараф булмаганнар арасында биш яшьлек Раянның әнисе Алсинә Әхмәдишина да бар иде. Гаилә шәхси йортта яши, алар үз участокларын җыештырганнар инде, бу эшкә улларын да җәлеп иткәннәр.

– Баланы балачактан ук эшкә өйрәтәбез. “Каенкай”га аны күптән түгел генә йөртә башладык. Без һәрвакыт хезмәткәрләргә ярдәмгә килергә әзер, – дип билгеләп үтә ул.

Алардан ерак түгел генә медицина хезмәткәрләре эшләп йөри иде, алар кулларына тонометрлар һәм шприцлар урынына тырмалар һәм себеркеләр тотканнар. Аларның участогы зур, анда хуҗалык өлеше өчен Эдуард Левицкий җаваплы.

– Һәр чәршәмбе өченче атна инде 20-30ар кеше чыга. Бу һәм киләсе шимбәдә без поребрикларны агартачакбыз, эскәмияләрне буйыйбыз, – дип уртаклашты ул алдагы планнары белән. – Хезмәттәшләр күптәннән бу эш белән шөгыльләнәләр, алар барысы да бу эшкә бик теләп кушылалар, – дип ышандыра Эдуард Альбертович.

Чәршәмбе көнне кичен район үзәгендә юл кырыйларында чүп-чар тутырылган капчыклар тезелеп киткән иде, аларны пәнҗешәмбе көнне махсус машина алып китә.

Район үзәгенең кайбер урамнарында шыплап тутырылган чүп контейнерларына килгәндә, алар калдыкларны чыгаручы региональ оператор җаваплылыгында. Район хакимиятендә бу уңайдан җаваплы компания вәкилләре белән берничә киңәшмә узды, социаль челтәрләрдә зарланудан туктамыйлар. Питрәчтә элеккечә иске зират янында, Җиңү паркы артында һәм наратлыкка таба күпер алдында чүп-чар өемнәре күзәтелә. Проблема кискен кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса