Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районы теплицасында һәр ике көн саен 600 кг кыяр җыялар

Хуҗалык Богородск авылында урнашкан.

Богородскийда яшелчә һәм чәчәкләр үстерү өчен теплица барлыкка килгәнгә бер елдан артык вакыт. Яшелчә бүлеге мәйданы зур - 0,6 га. 

Цехта хәзер кыярлар үсә. Яшел сабаклар ике метр биеклеккә җитә. Алардан кыяр һәр 2 көн саен алына, 600әр һәм аннан да күбрәк килограмм җыела. Ә июльдән бу урында помидор утыртылачак.

Хуҗалыкта 22 хезмәткәр эшли, сезон вакытында аларнаың саны арта. Оешмада якын-тирә авылларда - Богородск, Шәле, Гильдеевода яшәүчеләр хезмәт куя: .

Теплица хуҗалыгының чәчәк цехы турында монда укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса