Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләрне июньдә озын яллар көтә

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә, ул эш көне булмаган бәйрәм көне санала.

Россиядә яшәүчеләр июньдә өч көн рәттән ял итәчәк. Бу турыда адвокат Владимир Постанюк сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Агымдагы елда бу көн шимбәгә туры килә, шуңа күрә дүшәмбе, 14 июнь ял булачак.

Моннан тыш, җомга, 11 июнь бәйрәм алды буларак, россиялеләрнең эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак.

Постанюк сүзләренчә, әгәр график үзенчәлеге буенча эш көнен кыскарту мөмкин түгел икән, хезмәткәргә ял итү өчен өстәмә вакыт бирелә яки артык эшләгән өчен түләнә. 


ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса