Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә ялгыз ата-аналарны эштән кууны тыю турында закон кабул ителде

Бу норма хәзергә 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналарына кагыла

16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарны эштән куу тыела. Дәүләт Думасы икенче укылышта кабул иткән закон проекты шуны күздә тота. 

Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сүзләренә караганда, законга шундый үзгәрешләр кертү үтенече белән сайлаучылар депутатларга күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән.

«16 яшькә кадәрге балалар әле ярдәмгә мохтаҗ, — дип ышана спикер. — Мондый очракта баласын ялгыз үстерүче әнинең эштән җибәрелүе гаиләне яшәү өчен акчасыз калдырырга мөмкин».

Инициатива авторлары билгеләп үткәнчә, балалар нигездә 16 яшькә кадәр төп гомуми белем ала, шуңа күрә аларны бу яшькә кадәр ялгыз тәрбияләүче гражданнарга дәүләт тарафыннан өстәмә яклау кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса