Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Салкын Чишмә, Аркатау Һәм Кәвәл авылларында нинди эшләр башкарыла?

Эшлекле визит вакытында район башлыгы Илһам Кашапов кайбер объектларда ремонт эшләре барышы белән шәхсән танышты.

ЧИШМӘНЕ ТӨЗЕКЛӘНДЕРӘЛӘР 


Кечкенә кенә Салкын Чишмә авылында биш-алты чишмә бар, аның исеме дә юкка гына Салкын Чишмә түгелдер. Аларның берсе юл буенда урнашкан, аннан сап-салкын һәм тәмле су бәреп чыга. Кайчандыр бу яхшы каралган урын булган, анда су алыр өчен генә түгел, ял итәргә дә килә торган булганнар. Хәзер бөтен җирне чытырманлык баскан, чишмәнең бурасы чери башлаган.

Ленино-Кокушкино авыл җирлегенең халык депутаты Екатерина Андронова җирле халык үтенече буенча чишмәне төзекләндерүгә кереште. Төп бурычларның берсе – аңа электр уты үткәрү. Янәшәдә генә буш территория бар, аны да игътибарсыз калдырмаячаклар.

– Балалар, спорт мәйданчыклары, ябык сәхнә ясыйбыз. Чараларны балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә уздыру планлаштырыла. Барлык эшләрне киләсе елга тәмамларга телибез, – дип сөйләде Екатерина Александровна.



КУПЕЛЬНЕҢ ТҮБӘСЕН АЛЫШТЫРАЛАР, СТЕНАЛАРЫН БУЙЫЙЛАР

 
Аркатау авылында купель 2002 елда төзелгән булган. 2016 елда янгын вакытында аңа зыян килгән. Яңаны төзегәннәр, ике купельле: ир-ат һәм хатын-кызлар өчен.

– Безгә ел әйләнәсендә бик күп кеше килә. Безнең купельнең яңа рәвеш алуы бик яхшы, –  дип билгеләп үтте җирле гыйбадәтханә башлыгы Михаил атакай.

Хәзер купельдә капиталь ремонт бара. Түбәләрне алыштыру эшләре бара, аннары барлык стеналарны буярга керешәчәкләр

– Без монда кунакка килдек, балалар белән көн саен монда йөрибез, ял итәбез, су коенабыз, шифалы су алабыз, монда бик рәхәт, – диде  Екатерина Андриянова.  



СУ ЯҢА ТОРБАЛАРДАН КИЛӘ БАШЛАЯЧАК


Районның  ерак авылларының берсендә 2270 метр үзәк суүткәргеч алыштырыла.

– Иске тимер торбаларны заманча пластик торбаларга алыштырабыз. Бригадада дүрт кеше эшли: ике тракторчы һәм ике слесарь. Көндезге норманы үтиләр, караңгыга кадәр эшлиләр, торбаларны алмаштыруны вакытында тәмамларга кирәк, алда безне башка торак пунктлар көтә, – дип сөйләде “Питрәч коммуналь челтәрләре” директоры Валерий Чернов.

Җирле халык яңартудан канәгать.


– Безнең суүткәргечләргә якынча 50 ел. Аварияләр булды, халык сусыз калды. Хәзер андый проблемалар булмаячак дип өметләнәбез, – диде гомер буе сыер савучы булып эшләгән Елена Спиридонова.

– Әлбәттә, безнең йортларга су яңа торбалар аша килә башласа бик  яхшы булачак. Без моны күптән көттек, район җитәкчелегенә һәм ремонт бригадасы төзүчеләренә рәхмәт белдерәбез, – диде  авылдашы Мария Миронова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса