Татарстанда 13 градуска кадәр җылытачак
Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә.
Якын көннәрдә Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә.
Аерым алганда, җомга, 24 мартта, һава температурасы төнлә +1дән 6 градуска кадәр һәм көндез +8дән +13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндезге һәм кичке сәгатьләрдә урыны белән яңгырлар булырга мөмкин.
Шимбә көнне, 25 мартта, температура фоны төнлә югарырак булачак (2дән 7 градуска кадәр җылылык), әмма көндез түбәнрәк (6дан 11 градуска кадәр). Яңгырлар явачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа