Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Йөрәген балаларга биргән

Шушы көннәрдә Колай авылында яшәүче Надежда Анатольевна Иванова үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Колайлылар өчен Надежда Анатольевна үрнәк булырлык кеше һәм остаз, ул озак еллар җирле балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Шуңа күрә бу авылда яшәүчеләрнең берничә буыны аңа үзләренең икенче әниләренә караган кебек карый.

Иванова Надежда Анатольевна 1949 елда Колай авылында туа. Унынчы сыйныфны тәмамлагач, училищега читтән торып уку бүлегенә укырга керә һәм тәрбияче белгечлеге ала. Бу сайлау аның язмышын билгели һәм 40 еллык озын тормыш юлына әверелә. Аның бәя биреп бетергесез педагогик хезмәт стажы нәкъ менә шуның кадәр ел тәшкил итә.
Тәрбияче – балалар өчен икенче әни кебек, диләр хезмәттәшләре. Ата-аналар аларга иң кадерлесен – балаларын ышанып тапшыра бит. Тәрбияченең хезмәте кайчакта онытылса да, балаларның уңышларын күреп, Надежда Анатольевна зур горурлык һәм тыйнаклык белән шулкадәр еллар балаларның берничә буынына үзенең мәхәббәтен бүләк итеп, һәрбер тәрбияләнүчесенә күңеле һәм йөрәгенең бер өлешен бирүенә шатлана. Аның кайбер тәрбияләнүчеләре соңыннан аның хезмәттәшләре булып киткән. Алар аның белән эшләү бик кызыклы hәм файдалы булды, аннан күп нәрсәгә өйрәндек диләр.
- Надежда Анатольевна бик ярдәмчел кеше, һәрвакыт барысын да аңлатып, сөйләп бирә. Мин аның хәтере яхшы булуына һәрвакыт таң кала идем. Ул үзенең барлык тәрбияләнүчеләрен хәтерли, аларның исемен, фамилиясен, туган көнен белә, бер өстәл артында кем белән утырганын һәм ничек укуын да әйтә ала. Элек балалар бакчасында тәрбияче булып эшләү авыррак иде, төркемдә төрле яшьтәге кырыкка якын бала иде. Карап торышка кечкенә генә гәүдәле нәфис хатын-кыз дисциплина тота белә, балаларны кызыксындырып, аларның көчләрен һәм энергияләрен дөрес юнәлдереп, талантларын ача белә иде, - дип уртаклашты безнең белән Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская.
Ул методик эшкә дә күп вакыт биргән, хезмәттәшләре белән тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашкан.
Ул балалар белән ничек аралашырга кирәклеген яхшы белгән, һәр балага аерым караш тапкан, шәхси тормышын яраткан эше белән бергә тигез үреп алып барган. Надежда Анатольевна 18 яшендә кияүгә чыга, Андрей һәм Александр исемле ике ул тәрбияләп үстерә. Аларның берсенә хәзер 52, икенчесенә 42 яшь. Хәзерге вакытта биш оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
- Дус яшәдек, беркайчан да әрләшмәдек. Без хәзер дә бик дус, барысын да бергә эшлибез. Көн саен саф һава суларга чыгабыз, - диде юбилярның сеңлесе Вера Анатольевна Владимирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса