Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Яңа йолдызлар кабынып кына тора

Питрәчтә керәшен җырларын башкаручыларның "Туым Җондызы" - "Рождественская звезда" бәйге-фестиваленең зона сайлап алу туры узды. Анда фольклор ансамбльләр һәм аерым башкаручылар катнашып, көч сынашты. Бу бәйге алтынчы тапкыр үткәрелүен дә исегезгә төшереп үтү артык булмас.

Әлеге бәйгегә республика шәһәр-районнарыннан катнашучылар килгән иде. Монда Казаннан, Кукмара, Балык Бистәсе, Теләче, Питрәч районнарыннан 9 җырлаучы, 3 дуэт, 5 ансамбль, шул исәптән районыбыздан керәшен җырларын сөючеләр җыелды. Бәйге өч номинациядә барды: "Этник вокал", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбле". Яшь категорияләре дә өч төркемдә иде.
Мәртәбәле жюри бәя биреп торды. Монда халыкка танылган иҗат әһелләре утыра иде. Болар: Татарстанның атказанган артисты, "Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Эльмира Кашапова; Казан дәүләт консерваториясе этномузыкология кафедрасы мөдире Лилия Сәрвәрова; Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге фәнни хезмәткәре Эльвира Камалова; Татарстанның халык артисты, Дәүләт филармониясе солисты Георгий Ибушев; Татарстанның халык артисты, җырчы һәм композитор Виталий Агапов. Ә бәйге-фестивальне Татарстан фәннәр академиясе каршындагы керәшен һәм ногайбәкләрне өйрәнү үзәге җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы доценты, фольклорчы Геннадий Макаров ачып җибәрде. Ул барлык катнашучыларны котлап, аларга уңышлар теләде.


- Без бу сәхнәдә беренче тапкыр гына түгел. Һәм, гадәттәгечә, яңа исемнәр, матур җырлар ишетергә һәм сезнең чыгышларыгыздан шатлык алырга өмет итәбез, - диде.
Шуны әйтергә кирәк, бәйге өлеше иртәдән үк башланган иде. Анда жюри иң яхшыларны сайлап алды. Нәтиҗәдә, җиңүчеләр билгеләнде. Алар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Ә кичен зур концерт күрсәтелде. Анда сайлап алу турыннан үткәннәрдән тыш, Казаннан тамашачыларга яхшы таныш булган "Бәрмәнчек" керәшен фольклор ансамбле дә чыгыш ясады.
Иң дулкынландыргыч мизгелләр җитүен һәрбер катнашучы көтеп алды. Безнең районнан "Фольклор-эстрада вокалы" номинациясендә (яшьләр төркеме) 1 нче урынны 2 нче мәктәптән Лариса Горшунова алды. Ул район балалар сәнгать мәктәбе укучысы .
- Мин чыгар алдыннан бик дулкынландым. Әмма җиңеп чыгачагыма ышанычым зур иде. Үземне тулысынча ача һәм укытучым Алсу апа Гайнуллинаның өйрәткәннәрен үти алдым дип уйлыйм. Мин аңа бик рәхмәтле. Финалда да куанычлы нәтиҗәләргә ышанып калам, - диде шатлыгын уртаклашып Лариса.
Шул ук номинациядә Алия Егорова 3 нче урын яулады. "Фольклор-эстрада вокалы" номинациясендә (яшьләр төрекеме) 2 нче урынга Альберт Хаммадиев белән Валентина Ямщикова дуэты лаек булды. Шул ук номинациядә, әмма егетләр төркемендә, 2 нче урынны "Сулыш" дуэты алды.
Инде бәйгенең керәшен музыка иҗатын саклау һәм пропагандалау, халык фольклоры үзенчәлекләрен ачкан ансамбльләрне һәм башкаручыларны табу максатыннан үткәрелүен дә әйтеп китәргә кирәк. Фестивальне Татарстан керәшеннәре иҗтимагый оешмасы оештырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса