Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Питрәчнең беренче мәктәбендә күптән көтелгән капиталь ремонт бара

Район үзәге мәктәбен яңартырга вакыт, дигән сүзләр күптән йөрде, әмма бу максатларга акча юк иде. Ниһаять, республика аларны “Мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау” программасы кысаларында бүлеп бирде.

Тузган, шыгырдавык агач идәннәр, иске авыр ишекләр һәм парталар – болар барысы да үткәндә калачак. Район үзәгенең уку йорты тиздән танымаслык булачак.

Бу ремонтны без бик көттек, соңгы тапкыр монда ремонт 2011 елда булды, ул чакта фасад һәм тәрәзәләр алыштырылды. Мәктәп 1967 елда төзелгән, – дип билгеләп үтә район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.

Эшләр ел башында башланды. Балаларны ике сменалы укуга күчерергә туры килде. Беренче майдан укучылар дистанцион укуга киттеләр. Ата-аналар комитеты рәисе Татьяна Юсупова әйтүенчә, күпчелек ата-аналар  вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул иткән, әмма  ризасызлык белдерүчеләр дә булган.

Тәнкыйтьләүчеләр дә булды, ләкин бу азчылык иде, – диде Татьяна. – Без үзебез шушы мәктәптә укыдык. Анда минем ирем, мин, аннары безнең өч балабыз укыды. Иң кечкенә кызыбыз Алана икенче сыйныфны тәмамлый. Без икенче мәктәпкә якынрак яшәсәк тә, бу мәктәп күңелебезгә якынрак. Мәктәп бүгенге көнгә кадәр 1970 еллардагы кебек  иде. Әлбәттә, аны яңарту кирәк иде. Шуңа күрә вакытлыча уңайсызлыкларга түзәргә кирәк, яңартылган мәктәп безне тагын 200 ел сөендерәчәк, – диде елмаеп күп балалы ана.

Хәзер бинада барысы да сүтелгән, бары тик  кирпеч стеналар гына калган. Ремонт барышында түбә, фасад, инженерлык челтәрләре алыштырылачак, тулы эчке бизәлеш башкарылачак, яңа җиһазлар сатып алыначак. Кайбер үзгәртеп корулар планлаштырыла. Мәсәлән, урта звено гардеробы урынына башлангыч мәктәпкә уеннар өчен фойе булачак, ә бер медицина кабинеты урынына икәү булачак. Ремонтка 296 миллион сум, азык-төлек блогын яңартуга 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шулай итеп, уку йорты заманча рәвеш алачак һәм укучылар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә  күпкә уңайлырак булачак.

Яңартылган уку йорты үз ишекләрен 1 сентябрьдә ачарга планлаштыра, анда 903 бала укырга киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса