Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда өйдә белем алучы, сәламәтлеге зәгыйфь укучылар ике тапкыр бушлай ашый алачак

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар «Мәгариф турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен карады.

Татарстанда өйдә белем алучы, сәламәтлеге зәгыйфь укучылар ике тапкыр бушлай ашый алачак.

Закон проекты буенча, көненә ике тапкыр бушлай тукланучы укучылар категориясенә «сәламәтлек мөмкинлекләре чикле һәм өй шартларында белем алучы укучылар» категориясе дә өстәлә.

Әлеге категория укучыларны бушлай ашату белән тәэмин итүче субъект буларак сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белем ала торган уку оешмасын гамәлгә куючы билгеләнә. Закон нигезендә, өй шартларында белем ала торган инвалид укучыларны ашатуның махсус тәртибен кертү кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса