Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлекне саклау

Чыты авылында яшәүче өлкән кешеләр планлы диспансеризация үтте

«Демография» илкүләм проекты ярдәмендә аларны фельдшер-акушерлык пунктына махсус автомобильдә китерделәр.

Хәзерге көндә авылда 65 яшьтән олырак 70кә якын кеше исәптә тора. Торак пункт зур, тик бу яшьтә барысы да медицина учреждениесенә үзләре барып җитә алмый. Шуңа күрә дәүләттән бүлеп бирелгән машина табибларның эшен күпкә җиңеләйтә.

- Бүген быелга исәпләнгән өченче тикшерү бара инде. Беренче тапкыр 65 яшькә кадәрге кешеләрне карадылар. Икенче һәм өченче диспансеризация 65 яшьтән узган кешеләр өчен. Пациентлар анализлар тапшыра, аларны район хастаханәсе табиблары карый, - дип сөйләде авыл фельдшеры Айгөл Гайнетдинова.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Илкүләм проектлар