"Пестрецы" хоккей командасы ПЛХЛ чемпионаты кысаларында соңгы уен үткәрде
Спорт

"Пестрецы" хоккей командасы ПЛХЛ чемпионаты кысаларында соңгы уен үткәрде

Байлар Сабасында ул җирле «Тимерхан» командасы белән уйнады.

Быел безнең хоккейчылар беренче әйләнештә 7:3 исәбе белән җиңде һәм бу юлы алар ышанычлы җиңү яулады - 5:2. Турнирның иң яхшы снайперларының берсе Сабир Янов беренче минутта ук исәпне ачты. Безнең командадан башка алкаларны Альмир Даминов, Никита Кузьмин һәм Данил Воркунов кертте.


Сәламәт яшәү рәвеше