Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Спорт

Питрәчле республика пенсионерлар спартакиадасында катнашты

Спортчы йөзү буенча беренче урынны алды

Фото язма героеның шәхси архивыннан

«КАИ ОЛИМП» мәдәни-спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче яшь» XV Республика пенсионерлар Спартакиадасының финалы узды. Питрәч районыннан Алексей Чукуров 70 яшькә кадәргеләр арасында йөзүдә беренче урынны яулады.

Ярышларда бөтен Татарстаннан 500дән артык спортчы катнашты, ә беренчел этапларда 5 меңнән артык кеше көч сынашты.

Программа 7 дисциплинадан торды: җиңел атлетика (кросс), йөзү, өстәл теннисы, ядрә ату, дартс, катнаш эстафета, гимнастика (зачеттан тыш). Шулай ук катнашучыларга ГТО нормаларын тапшырырга тәкъдим ителде.

Фото язма героеның шәхси архивыннан

62 яшьлек Алексей Иванович Чукуров – уңышлы спортчы гына түгел, үз эшенә бирелгән педагог та. 2012 елдан ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә физкультура укытучысы һәм Питрәч спорт мәктәбендә чаңгы спорты буенча тренер булып эшли. Аның җитәкчелегендә яшь спортчылар ел әйләнәсе чаңгы, гомум физик әзерлек белән шөгыльләнәләр һәм ярышларда катнашалар.

Аның укучылары – чаңгы ярышлары, биатлон һәм көрәш буенча республика ярышларында җиңүчеләр һәм призерлар. Ул балаларны җәлеп итә, спортның файдасын дөрес аңлата белә. Хезмәттәшләре аның һөнәренә тугрылыгын, балалар белән эшли белүен һәм актив тормыш позициясен билгеләп үтәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше