Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Питрәчтә наратлыктагы стадионда чаңгы ярышлары узды

Алар Шәле мәктәбенең физкультура укытучысы Сөләйман Маннапов истәлегенә багышланды.

Узган ял көннәрендә Питрәчтә наратлыктагы стадионда чаңгы ярышлары узды. 

Беренчеләрдән булып стартка 5-8 нче сыйныф укучылары чыкты. Нәтиҗәдә, Эльмира Мостафаева һәм Алмаз Әхмәтҗанов җиңүчеләр булдылар. Югары сыйныф укучылары арасында беренче урынны Анна Блаченова һәм Азат Галиәхмәтов алды. Алар барысы да Ленино-Кокушкино авылыннан, Алексей Чукуров җитәкчелегендә чаңгы секциясенә йөриләр.

- Сөләйман абый бездә алтынчы сыйныфтан сигезенче сыйныфка кадәр физкультура алып барды, бу җитмешенче еллар иде. Искиткеч укытучы һәм тренер. Һәрчак янәшәбездә булды, бергә чаңгы юлларында, күп төр ярышларда, спорт туризмында ярыштык, ГТО нормаларын тапшырдык, – дип хатирәләре белән уртаклашты аның элеккеге укучысы Илдар Гыйниятов.

- Димәк, сезне чаңгыда шуарга ул өйрәтте? – дип кызыксынам мин.

- Чаңгыда гына түгел, тормышта да аякта нык торырга һәм бирешмәскә өйрәтте, - дип җавап бирә ул.

Илдар Гыйниятов янгын частендә эшли, сменадан соң чаңгыда шуа, көненә 15-20 чакрым юл үтә. Укытучысы истәлегенә багышланган чаңгы ярышларын да калдырмаган, ир-атлар арасында беренче урынны алды. Хатын-кызлар арасында пьедесталның иң биек баскычына Сөләйман Габдулла улының укучысы Лилия Гатиатуллина күтәрелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: спорт Сәламәт яшәү рәвеше