“Питрәч” ир-атлар командасы көндәшләрен тар-мар итте һәм лидерлыкка чыкты
Хоккей буенча "А+В" дивизионында һәвәскәр лига беренчелегенең бишенче тур уеннары булып узды.
Безнең ир-атлар командасы үзенең "Питрәч-Арена" боз сараенда Казаннан "Идел" командасын кабул итте.
Үткән сезонда бу командалар ярымфиналда уйнаган иде, анда питрәчлеләр киеренке көрәштә җиңеп, ярышлар финалына чыкты.
Бу юлы безнекеләр беренче минутлардан ук инициативаны үз кулына алды һәм көндәшләрен 10:0 исәбендә тар-мар итте. Роман Макаров һәм Сабир Янов өчәр алка кертте, ике гол команда капитаны Сергей Мошков исәбендә.
Шул рәвешле, питрәчлеләр, сигез очко җыеп, ярыш лидерлары исемлегенә керде. Һәвәскәр лигада җиңгән өчен ике, тигез исәп өчен бер очко бирелә.
"Питрәч-2006" яшүсмерләр командасы бишенче урында
"Питрәч-Арена"да биш көн дәвамында 2006 елгы яшүсмер малайлар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенең зона ярышлары булып узды. Аларда алты команда катнашты. Турнирның җиңүчесе булып Түбән Новгородтан "Торпедо" командасы саналды, ул барлык матчларда да җиңү яулады.
Икенче урынны "Ак барс" (Казан), өченчене - "Нефтяник" (Әлмәт), дүртенчене - "Нефтехимик" (Түбән Кама), бишенчене - "Пестрецы" һәм алтынчыны - "Чаллы" (Яр Чаллы) алды.
Турнирның соңгы көнендә питрәчлеләр түбәнкамалыларга 2:3 исәбендә җиңелде. Икенче тур уеннары кышкы каникул көннәрендә үтәчәк.
Питрәчнең яшь тхэквондочылары кубок яулады
Яр Чаллыда тхэквондо буенча А.В.Суворов истәлегенә багышланган ачык шәһәр турниры булып узды. Анда Питрәчнең балалар һәм яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбеннән безнең команда (тренер Рөстәмжон Холмирзоев) беренче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа