Ял көннәрендә «Питрәч-Арена»да яшь хоккейчылар уйнаячак
Футбол буенча район беренчелегенең чираттагы турлары узды, ә «Питрәч-Арена» боз сараенда малайлар арасында хоккей турниры узачак.
ХОККЕЙ. БОЗДА ЯШЬ ХОККЕЙЧЫЛАР
2010 елда туган малайлар командалары Питрәчтә өч көн дәвамында Ватанны саклаучылар көненә һәм ТАССРның 100 еллыгына һәм безнең районның 90 еллыгына багышланган хоккей буенча ачык турнир уздырачак.
Бозга алты команда чыгачак: «Ракета» (Арча), «Нефтяник-2» (Әлмәт), «Акулы» (Кукмара), «ЦСК ВВС» (Самара), «Яшьлек» (Зәй) һәм «Пестрецы-2010».
21 февраль көнне тантаналы ачылыштан соң «Яшьлек» һәм «Пестрецы» командалары арасында уен узачак. Матч 12.15 сәгатьтә башлана. Шул ук көнне 16.45 сәгатьтә питрәчлеләр ЦСКА белән уйнаячак. 22 февральдә 12.00 сәгатьтә безнең яшь хоккейчылар «Ракета» һәм 16.30 сәгатьтә «Нефтяник-2» белән уйнаячак.
23 февральдә, турнирның соңгы көнендә, безнекеләрнең көндәшләре «Акулы» командасыннан яшьтәшләре булачак.
Бу уеннан соң тантаналы рәвештә ябылу чарасы һәм командаларны бүләкләү булачак.
Спорт сөючеләрне безнең Боз сараена барып, яшь хоккейчылар уеннарын карарга чакырабыз. Уеннар 9.00 сәгатьтә башлана.
ФУТЗАЛ. ЛИДЕР КАБАТ ҖИҢЕЛДЕ
Авыл яшьләре арасында футбол буенча район беренчелегенә икенче әйләнеш уеннары башланды. Лидер, «ТатХод» командасы беренче әйләнеш уеннары вакытында бер генә җиңелүгә дучар булды, ә менә икенче әйләнеш уенында «Аврора»га 2:5 исәбенә оттырды. Икенче урында баручы «Аякс» рәттән ике зур җиңү яулады – башта «Порт»ны - 13:0 һәм «Ак барс»ны - 8:0 исәбенә җиңде. Һәм хәзер лидердан нибары ике очкога калыша. «ТатХод»ның - 36, «Аякс»ның 34 очкосы бар. «Олимп» исәбендә 31 очко, ул «Стар» белән тигез исәпкә уйнады. Башка уеннар «Порт» - «Аврора» - 1: 5, «МанСит» - «Атлетико» - 2:4, «Скиф» - «Феникс» - 5:4, «Стар» - «Ак барс» - 8:6, «Арсенал» - «Легион» - 0:3, «Олимп» - «Фрейндшип» - 8:4.
Бомбардирлар арасында да көрәш кискенләшә. Беренче урынга Роман Мяткин («Аякс») чыкты, ул гол + пас системасы буенча 48 балл җыйды (35+13), Инсаф Зәйнетдинов («Легион») – 47 (32+15), Ирек Әхмәтҗановның («Аякс») – 46 (20+26).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа