Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәч “Айгөл” балалар бакчасында иң җәйге бәйрәм үткәрделәр

Җәйге эссе көндә балалар бакчасында диңгез һәм океаннар Алласы Нептун бәйрәмен үткәрделәр.

Урта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган чараны музыка җитәкчесе Марина Хөснетдинова оештырды. Ул балалар белән очрашуга гаҗәеп кунакларны - Нептунның үзен (Ольга Маева) һәм су кызы Ариэльне (Әлфия Шералиева) чакырды.
Сабыйлар "Су күтәр", "Балык шулпасы пешер" кебек күңелле конкурсларда катнаштылар, "Энҗе мәрҗәннәр" җыйдылар, табышмак чиштеләр. Кыскасы, рәхәтләнеп ял иттеләр һәм җәйгә чын күңелдән шатландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса