Волейбол буенча район чемпионатының өченче тур уеннары узды
Спорт

Волейбол буенча район чемпионатының өченче тур уеннары узды

«Старое Шигалеево» алга чыкты

Авыл яшьләре арасында район чемпионатында беренче әйләнеш өченче тур уеннары узды. Һәм тагын бер команданың уенга килмәве өчен техник җиңү. «Юниор» (Шәле) тагын аерылып торды – бу юлы аңа «Старое Шигалеево» командасы белән уенда 0:3 исәбе белән техник җиңелү исәпләнде. 

Бу турда Шәленең «Легион» командасы да оттырды. Районның биш тапкыр чемпионы тай-брейкта Питрәчнең «Дружба» командасына 2:3 исәбе белән җиңелде. Хәлиткеч партия 18:16 исәбе белән «Дружба» файдасына тәмамланды. Ә көннең өченче уенында «Кобяково» «Кулаево»ны 3:0 исәбе белән җиңүгә иреште. 

Өч турдан соң алда «Старое Шигалеево» – 7 очко, икенче урында «Кобяково» – 6, өченче – «Дружба» – 5, дүртенче – «Богородское» – 5, бишенче – «Юниор» – 3, алтынчы –«Легион» – 1, җиденче – «Кулаево» – 1.


спорт Сәламәт яшәү рәвеше