«Кощаковский» АХП» ҖЧҖ антирейтингның лидеры булды
Юл хәрәкәте иминлеге буенча Татарстан Хөкүмәт комиссиясе шоферлары даими рәвештә юл йөрү кагыйдәләрен боза торган оешмаларның антирейтингын төзеде. Исемлеккә Питрәч районында теркәлгән биш предприятие кергән.
9 айдагы мәгълүматларга караганда, иң күп хокук бозулар «Кощаковский» АХП» ҖЧҖдә – 291. Аннары «Агроторгсервис» ҖЧҖ (156), «СЛС Технология» ҖЧҖ (119), «Тәмле» ҖЧҖ (104) һәм «ПСК БЭИС» ҖЧҖ (79) баралар.
Комиссия предприятие җитәкчеләрен хезмәткәрләрнең юл йөрү кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә чакыра.