Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

2022 елдан Казанның муниципаль парковкалары шимбә һәм якшәмбе көннәрендә бушлай була

Яңа елдан Казанның муниципаль парковкаларына яңа эш режимы кертелә.

Яңа елдан Казанның муниципаль парковкаларына яңа эш режимы кертелә. Гыйнвар аеннан башлап шәһәр парковкалары якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә шимбә көннәрендә дә бушлай булачак. Эш көннәрендә 8:00дән 19:00 сәгатькә кадәр түләүле булачак. Бу хакта бүген Башкарма комитетта узган аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Бу автомобильләр агымын тәртипкә китерер дип өметләнәбез», - диде Метшин. Шәһәр башлыгы шулай ук бу яңалыкның намуслы автомобильчеләрне сөендерергә тиешлеген билгеләп үтте.

Муниципаль парковкаларның ташламалы эш режимы 2020 елда пандемия чорында эшмәкәрләргә ярдәм чараларының берсе буларак кертелде. Парковка өчен түләү эш көннәрендә генә 7:00 дән 18:00 сәгатькә кадәр башкарыла.

Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар бушлай эшли. Мондый режим 2021 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Муниципаль парковкаларның яңа эш режимы, Казан мэры фикеренчә, бизнес җанландырачак, шул исәптән Яңа ел бәйрәмнәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса