Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Без барысын да күңел кушуы буенча эшләдек”

Газетабызның 28 октябрь, 79 нчы санында басылган "Батырлыгы өчен орден белән бүләкләнгән" язмасы көтелмәгәнчә дәвамлы булып чыкты.

Мөгаен, укучыларыбызга әлеге язмада сүз Мөнир Сөнгатуллинны Россия Федерациясе Президенты Указы (1 июнь, 2015 ел) нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Орден белән бүләкләү (үлгәннән соң) турында баруын исләренә төшерергә кирәктер. Әлеге бүләкне Мөнир хезмәт иткән хәрби часть вәкилләре - комбат, рота командиры һәм взвод командирлары аның әти-әнисенә тапшырган.

Без хәлгә ачыклык кертү һәм җавап ишетү өчен, иң элек, район хәрби комиссары Владимир Гузичка мөрәҗәгать иттек.

Аның белән сөйләшүдән аңлашылганча, дөрестән дә, хәрби часть вәкилләре Мөнирнең әти-әнисенә бүләк тапшырган көнне район хәрби комиссариаты хезмәткәрләре анда катнашмаган, чөнки, алар бу турыда хәбәрдар булмаган.

- Без хәрби регламентка буйсынабыз, - диде Владимир Михайлович, - без аннан узып эш итә алмыйбыз. Безгә бүләк тапшыру турында хәбәр итмәделәр, шуңа күрә анда катнашмадык. Үз чиратымда шуны әйтәсем килә, без Мөнир Сөнгатуллинны хәрбиләрчә соңгы юлга озату өчен көчебездән килгәннең, барысын да эшләдек. Чөнки ата-ана, туганнары, якыннары өчен моның кайтарып булмаслык зур югалту булуын һәркем яхшы аңлый. Мондый вакытларда кеше ярдәмгә, кайгы уртаклашуга бик мохтаҗ.

Авылда Мөнирне тырыш, эшчән, җаваплы кеше буларак яхшы белгәннәр. Ул лаеклы хезмәт иткән һәм хәрби бурычын ахыргача намус белән үтәгән.

Ул чакта мин әлеге мәсьәләне хәл итү өчен дүрт тәүлек буе чаптым. Барысын да тиешенчә эшләдек. Җирләү көнендә Казаннан хәрби частьтан хәрби хезмәткәрләр килде, хәрби оркестр булды. Транспорт белән дә проблема булмады. Оештыру эшләре район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллинның турыдан-туры катнашы нәтиҗәсендә алып барылды. Җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре автобус, йөк машинасы бүлеп бирде. (Бу турыда безнең белән сөйләшкән вакытта Мөнирнең абыйсы Марсель Сөнгатуллин да әйтте, "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ директоры Радик Зиннәтов һәр төрле ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдергән). Якташларын соңгы юлга озатырга Ленино-Кокушкинога дистәләрчә авылдашлары килде. Мин, Фәрит Вәлиев һәм Мөнир Сөнгатуллин белән бергә хезмәт иткән егет хушлашу сүзе җиткерде. Ленино-Кокушкино һәм Күн авыллырында үткән хушлашуда Ленино-Кокушкино авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы, җирле предприятие җитәкчеләре Радик Зиннәтов, Илһам Кашапов, шулай ук Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов, Мөнирнең авылдашлары да катнашты.

Безнең карамактан Мөнирнең әти-әнисе компенсация түләүләрен алу өчен барлык кирәкле документларны әзерләүдә ярдәм күрсәтелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, хәрби комиссариат герой каберенә һәйкәл ташы әзерләү һәм кую өчен шактый матди ярдәм күрсәтте.

Без барысын тиешенчә оештырырга тырыштык. Без барысын да күңел кушуы буенча эшләдек. Бу безнең хәрби һәм кешелек бурычыбыз бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса