Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чананы җәйдән әзерлә, техниканы – кыштан

Бу көннәрдә район хуҗалыклары мастерскойларында, машина-трактор паркларында авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау эшләре тулы куәткә бара. Һәр агрегатны, һәр детальне җентекләп тикшерәләр.

- Узган сезон катлаулы булды, бертуктаусыз яуган яңгырлар комачаулады, шуңа да механизаторларга авыр шартларда эшләргә туры килде, - ди «АгроЛак» ААҖ баш инженеры Александр Калашников.  – Андый шартларда авыл хуҗалыгы техникасы бик тиз сафтан чыга. Әмма безнең механизаторлар бу хәлдән чыгу юлын таптылар, яхшы һава шартларын максималь рәвештә кулланырга тырыштылар.
Безнең басулардан барлык уңыш җыеп алынды,  эшкәртелмәгән җирләр калмады. Болар барысы да безнең механизаторларның тырышлыгы нәтиҗәсе.
Техника ремонтына кыр эшләре тәмамлануга ук керештек.
Хәзер, нигездә, тракторларны һәм чәчү агрегатларын ремонтлау белән шөгыльләнәбез.  Безнең хуҗалыкта барлыгы төрле маркалы унҗиде трактор һәм биш автомашина бар. Язгы кыр эшләре кебек җаваплы чорда сынатмас өчен  барлык техникага да агымдагы ремонт ясыйбыз.
Ә хәзер безнең тракторлар, нигездә, фермада эшлиләр, терлекләрне ашату, печән, сенаж ташу, тирес чыгару, кар чистарту белән мәшгульләр.
Тырмаларны (алар барысы безнең хуҗалыкта 100 данә һәм ике авыр тырма агрегаты) ремонтлау декабрьдә төгәлләнде, бу - безнең тимерче Александр Титовның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.
Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауда эретеп ябыштыручы Виктор Мутных, токарь Геннадий Максимов, слесарь Руслан Кәримов эшли. Аларга механизаторлар Раушан Рәҗәпов, Айбек Досчанов һәм машина йөртүче Артем Вәлиев булышалар. Башкача ярамый, диләр. Менә шулай бер-беребезгә ярдәм итеп, иң җаваплы чорда ватылып, эшне тоткарламасыннар өчен техниканы тәртипкә китерәбез.
Хуҗалык запчастьләр белән тәэмин ителгән, алар гариза буенча кайтарыла, эшче белгечләр бар, язгы кыр эшләрен тулы әзерлек белән каршыларга өметләнәбез.
Әле тагын яңа техника, МТЗ 82 һәм МТЗ 1221, кукуруз чәчкечләре, тагын бер авыр тырма агрегаты кайтуын көтәбез.
Узган көз беренче тапкыр кукурузны орлыкка суктырда башладык, быел да бу эшне дәвам итәрбез дип өметләнәбез, - дип сөйләде Александр Калашников.
Виктор Мутных Колайда икенче ел эшли, алар хатыны Ирина белән безгә Киров өлкәсеннән күчеп килгән. Ул механизатор, хатыны фермада сыер савучы булып эшли.
- Мин  туган  ягымда тракторчы, электр, газ белән эретеп ябыштыручы, моторист булып эшләдем, - ди Виктор, - анда 12 ел эшләдек, менә хәзер язмыш бирегә китерде.
Җәен МТЗ-1221 тракторында чәчүдә һәм сенаж ташуда эшлим. Хәзер менә үземнең төп эшемдә, техника ремонтлауда. Бүгенге көндә МТЗ тракторының алгы күчәрен ремонтлау белән шөгыльләнәбез.
Коллективыбыз зур түгел, бер-беребезгә ярдәм итеп, дус, тату эшлибез. Эш ошый, чөнки иске ватылган техникага «яңа сулыш» өрәбез. Быелгы чәчү эшләрен дә, башка еллардагы кебек үк, уңышлы башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса