Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эч авырту инфаркт билгесе булуын ачыклаганнар

Яше 45тән узган кешеләрдә инфарктның үзгә билгесе күзәтелергә мөмкин. Ул да булса – эч авырту. Табиб-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Анна Кореневич федераль басмаларның берсенә шулай дип белдергән.

Кисәк кенә эче авырта башлаган  кешегә кичекмәстән йөрәк-кан тамыры системасын тикшертергә кирәк, ди белгеч. Анна Кореневич сүзләренә караганда, эч авырту йөрәк белән проблемаларга ишарәләгән очраклар бихисап. Аеруча бу аскы инфарктка кагыла. «Кайчак кисәк кенә эче авырткан кешенең сукыр эчтәгенә операция ясыйлар да соңыннан авыруның төп сәбәбе инфаркт икәнлеге ачыклана», – ди ул.


Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X