Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корбан бәйрәме тынычлык һәм шатлык алып килсен

Мөселманнарың олы бәйрәмен үткәрүгә катлаулы эпидемилогик шартлар йогынты ясармы, юкмы? Без шул турыда белештек.

Изге Корбан бәйрәмен быел җомга көнне, 31 июльдә билгеләп үтәләр.

Бәйрәм һәрвакыт бәйрәм  намаздан башлана. Һәр мәчеттә намаз укыйлар, шуннан соң бәйрәмнең төп өлешенә - корбан чалуга керешәләр. Корбан итенең өчтән бер өлешен фәкыйрьләргә яки балалар йортларына бирергә, өчтән бер өлешен кунакларга һәм туганнарына бирергә һәм тагын бер өлешен гаиләгә калдырырга кирәк. Шулай ук бу көнне мөселманнар якыннарын котлый, үлгәннәр өчен дога кылалар, садакалар бирәләр.
Быел мөселманнар Корбан бәйрәмен махсус шартларда билгеләп үтәчәкләр, әмма аларны үзләренә карата игътибарлы булуларын һәм үз сәламәтлекләре турында кайгыртуларын сорыйлар. Барысы да коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен эшләнә.
- Безнең имам-хатыйблар мәчетләргә йөрүчеләргә үзләрен мөмкин кадәр сакларга киңәш итә: медицина битлекләре кияргә, намазга перчаткалар киеп, шәхси намазлыклар белән килергә, социаль дистанцияне сакларга чакыра, - дип билгеләп үтте Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт. – Мәчет территориясендә намазлар мөмкин кадәр ачык һавада узачак. Мәсәлән, Питрәч, Иске Шигали мәчетләренең мәйданы урамда гыйбадәт кылырга мөмкинлек бирә, - дип өстәде ул.


31 июль көнне иртәнге сәгать 3.30 да мәчетләргә җыелырга чакыралар. Бу вакытта Коръән уку башлана. 3.45 сәгатьтә бәйрәм вәгазе узачак, ул 30 минут дәвам итәчәк. 4.15 сәгатьтә бәйрәм намазы укылачак. 4.30 сәгатьтә  корбан чалуга керешәчәкләр. Сугым мәйданчыклары Питрәч, Иске Шигали һәм Гильдеево авылларында билгеләнгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса